Расписание кинофильм кертелде кинотеатрында «Юность» 4-10 апрель
2 апрель-Халыкара балалар китабы кэне. Элеге кэннен нэкь шул датага билгелэнуе дэ очраклы тугел. Ул балалар яратып укый торган эчтэлекле дэ, кызыклы да булган бик куп китаплар авторы, Даниянен бэек язучысы Ганс Христиан Андерсен белэн бэйле. Бала укый-яза белгэнче ук укуга кызыксындыру максатыннан, Сэйтэк авылы китапханэсендэ мэктэпкэчэ яшьтэге балалар эчен «Китап-юл курсэтуче маяк ул!»дип исемлэнгэн энгэмэ уздырдырылды.
2 апрель көнне Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И., укытучылар Иштанова А.М., Попова Н.А. башлангыч класс укучылары өчен балалар китабы көне уңаеннан “Яраткан китапларыбыз битләреннән” исемле әдәби уен үткәрделәр.
Сэйтэк авылы китапханэсендэ «Лэйсан» балалар бакчасындагы балалар эчен, тэрбиячелэре Ефимова Л.М. Бэтендэнья кошлар кэненэ багышланган «Канатлы дусларыбыз» дип исемлэнгэн танып белу сэгате уткэрелде.
Илнәт авылы китапханәсе «Прочтите это немедленно!» дигән халыкара акциядә катнашты. Бу акция 2019 елның 2 апрелендә 12.00 сәгатьтә, Халыкара балалар китабы көнендә узды. Чара балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын китапка, укуга, китапханәгә җәлеп итү, яшь буынны әхлакый тәрбияләүдә әдәбиятның ролен күтәрү максатыннан үткәрелде. Акция кысаларында, “2019 елда юбиляр язучыларның китапларын укыйбыз” дигән дәрес уздырылды.
Ел саен безнең илдә “Кошлар көне” билгеләп үтелә. Кошлар кешеләргә шатлык бүләк итәләр, матурлыклары, сайраулары белән сокландыралар. Монаш авылы китапханәсендә 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Кош тавышлары» дигән уен программасы узды.
Балалар китабы көне уңаеннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларны балалар өчен язылган китаплар белән таныштырды һәм аларга “Әкият тирында“ уены тәъдим итте. Балалар сорауларга дөрес җаваплар табып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
2 апрель – Халыкара балалар китабы көнедә, Татар китапханәсенә 7мәктәпнең 1сыйныф укучылары килде.
1967 елдан башлап 2 апрель – Балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Бәзәкә авылы китапханәсе шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әкиятләр - зирәклек чыганагы” исемле уеннар аша танып белү программасы оештырды.
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки апрель аенда кошларның күбесе туган якларына әйләнеп кайта. Шул уңайдан, 2 апрель көнне Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия балалар бакчасы тәрбиячесе Хасанянова Гөлия белән берлектә балалар өчен «Канатлы күршеләр, канатлы дуслар» дип исемләнгән экологик танып-белү сәгате үткәрделәр.