ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 16 март көнне сәгать 15.00дә  “Менделеевск чишмәләре”  рус җырының  III төбәк фестиваль- бәйгесенең Гала-концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү буш.

 

12нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә очучы космонавт Советлар Союзы герое Ю.А. Гагаринның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Үз йолдызыңны кабыз” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

«Иң яхшы уку вакыты» А. Алиш премиясе лауреатларының  китапларын укыйбыз Республика акциясе кысаларында һәм 6 март көнне Бөтендөнья уку көнендә балалар китапханәсе өч мәйданчыкта Рафис Корбан, Ш. Галиев, Роберт Миңнуллин китаплары буенча әдәби сәяхәт уздырды.

8 март бәйрәме безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. 7 март бәйрәме алдыннан Илнәт авылы китапханәсендә «Хатын-кызларга багышлана» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Язның беренче бәйрәме - 8 нче март Халыкара хатын- кызлар көне матур концертлар белән билгеләп үтелде.

7 март көнне Сәйтәк авылы клубында “Ләйсән” балалар бакчасы балалары әниләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр.

8 март көнне Татар Тәкәше авылы клубында Халыкара хатын –кызлар көненә багышланган “Башваткыч “ уены уздырылды. 

7 март көнне Татар Тәкәше авыл клубына кунакка 8 март көне алдыннан безгә үзләренең матур мәхәбәт җырларын Люзия Зиганшина  бүләк итте. 

 9 март көнне Сәйтәк авылы клубында  "Май чабу" бәйрәме үткәрелде. 

Тихоново мәдәният йортында "Гүзәл затларга" концерт программасы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International