ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

13 нче февраль көнне Сәйтәк авылы клубында кече яшьтәге балалар өчен “Күпмилләтле Татарстан” дип исемләнгән танып белү сәгате узды. 

13 февральдә Камай авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уздырылды.

13нче февраль көнне Татар китапханәсендә “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, 7мәктәпнең 5-6 сыйныф укучылары белән узды.

Сэйтэк авылы китапханэсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемлэнгэн акцияда катнашты хэм кычкырып уку уткэрде. Акцияда балалар бакчасында тэрбиялэнучелэр  хэм  башлангыч мэктэп  укучылары катнашты.

15 февральдә татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула. Аның шигырьләрен яраталар һәм миллионлаган кеше белә;  аның батырлыгы һәм даны бөтен планетаны тетрәндерде; ул Ватаныбызны бөтен җаны белән яратты һәм аның хакына тормышларын кызганмады.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

12 февраль көнне Турай авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Туган җир җырчысы» дигән танып-белү сәгате үткәрде.

Иске Гришкин авыл китапханәсе укытучы Попова Н.А. белән берлектә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды.

Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы, шагыйрь, драматург, әдәбият тәнкыйтчесе А.С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Рус әдәбиятын яктыртучы чыганак” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Китап укучылар язучының төрле елларда нәшер ителгән китаплары белән танышып, кайбер шигырьләрен дә укыдылар.

12 февраль кэнне Сэйтэк авыл китапханэсе «Кэчле рухлылар: разведчиклар хэм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенэ кушылды. Аны Свердловск элкэсе Талица шэхэренен МКУ китапханэ-мэгьлумэт узэге оештырды. Акция кысаларында китапханэче Данилова Е. «Сугыш турында хэтер йэрэклэрдэ  хэм китапларда  дип исемлэнгэн эдэби-патриотик сэгать уткэрде. Акцияда тэрле яшьтэге балалар катнашты.

12  февраль көнне Турай мәдәният йорты, Тат.Ахтиял  һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International