ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

6 февраль көнне Монаш авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне кычкырып уку узды.

2 февраль көнне 1нче урта мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион очрашуы узды.

7 февраль көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсе дә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Әлеге чара шулай ук 8 февральдә билгеләп үтелә торган яшь геройлар-антифашистлар истәлегенә дә багышланган иде. Китапханәче Шишова Е. Б. “Аларны онытырга хакыбыз юк“ дигән батырлык сәгате үткәрде, анда укучыларга Бөек Ватан сугышы, фашистларны тар-мар итүдә партизан хәрәкәтенең роле, партизаннар отрядлары, Ватан өчен көрәшкән яшь геройлар турында сөйләде.

Үзәк китапханәнең уку залында 1 нче мәктәпнең 9-10 сыйныф укучылары өчен «Әфганстан күге астында» дип  исемләнгән очрашу-кичә узды.

7 февралендә Бөрешле авыл китапханәсе "Нина Павлова китабын укыйбыз» III төбәкар аакциягә кушылды.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 февральдә бөек галим Д. И. Менделеевның тууына 185 ел тула. 6 февраль көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, галим тормышындагы кызыклы фактларга багышланган, «Менделеев – бөек исем» дип исемләнгән интерактив викторина үткәрде. Балалар химия өлкәсеннән һәм Д.И.Менделеевның тормыш юлы буенча сорауларга бик актив җавап бирделәр.

Балалар китапханәсе 1нче гимназиянең 4 сыйныф укучыларын (сыйныф җитәкчесе Кашапова Н.П.) А.П.Гайдарның тууына 115 елтулу уңаеннан, “Тимур һәм аның командасы” повесте буенча әзерләнгән, “Батырлар һәм кыюлар командасы” әдәби уенына чакырды.

Татар китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Акциядә 1 мәктәпнең 5 сыйныф укучылары катнашты (Укытучылары: Ганиева А.С.)

Үзәкләштерелгән клублар системасы автоклубы Менделеевск муниципаль районы Халыкны социаль яклау үзәгендә "Туган як моңнары" концерт программасы белән чыгыш ясады. 

7-13 февраль көннәрендә “Юность” кинофильмнар расписаниясе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International