ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

6 гыйнвар, 2019 ел. Кокшан авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары Роза Семеновнага ярдәм итеп, ишегалды һәм капка төпләрендәге карны көрәделәр.

2019 ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан  ителде. Шул уңайдан 6 февраль көнне Бәзәкә китапханәчесе Ф.Башарова   мәктәптә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен “Хезмәт дигән укытучы” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

4 февраль көнне Монай авылы китапханәчесе «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «М. Пришвин хикәяләрендә тере дөнья" дип исемләнгән балалар язучысы көне үткәрде.

5 февраль көнне Енабердино авыл китапханәсендә “Көчлерухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” дигән акцияүткәрелде. 

5нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә очучы, хәрби очкычларны сынаучы, Советлар Союзы герое, Кызыл Байрак ордены, ике Ленин ордены, “Алтын Йолдыз”, “XX лет РККА” медальләре кавалеры, иң беренчеләрдән булып Мәскәүдән Ванкуверга Төньяк полюс аша бертуктамый очыш ясаган самолёт экипажы командиры Валерий Павлович Чкаловның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Кыюларга күк йөзе дә буйсына“ дигән батырлык сәгате үткәрелде.

Татар Тәкәше авыл клубында узган күңелле остаханә мәктәп укучыларын күркәле уенчык ясарга өйрәтте. 

Дмитрий Иванович Менделеевнын юбилеена Сэйтэк авыл китапханэсендэ анын тормышы хэм эшенэ багышланган «Россия фэне горурлыгы - Д.И.Менделеев» дип исемлэнгэн кургэзмэ-кузэту оештырылды.

5 февраль Тат. Чаллы авыл китапханәсе “Нина Павлова китапларын укыйбыз“ акциясендә катнашты. Акциядә «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татар китапханәсендә 7 мәктәпнең 1 сыйныф укучылары белән мәшһүр галим Д.И.Менделевның тууына 185 ел тулу уңаеннан танып белү сәгате үткәрелде.(Укытучылары: Әминова Г.Ф.)

2019 елда ике күренекле вакыйга билгеләп үтелә: бөек галим, җәмәгать эшлеклесе һәм патриот Д. И. Менделеевның тууына 185 ел һәм Менделеев таблицасына 150 ел. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханәчесе Галимуллина Г. М. һәм химия укытучысы Ахунова В.М. белән берлектә “Рус галиме батырлыгы баскычлары” дигән мәгълүмат сәгате һәм “Менделеев таблицасы буйлап сәяхәт“ исемле викторина үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International