ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2 нче февраль көнне  чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе оештырылды.

Камай авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында укыйбыз» акциясендә катнашты.

 

     Туган як, туган җир, туган авыл...Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.

 

“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында 4 февраль көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде.

Яңабирде мәдәният йортында балалар белән "Кышкы бизәкләр" дип аталган уен программасы үткәрелде. 

Илнәт авыл китапханәсендә “Хатын-кызлар лирикасы” дигән шигъри кичә уздырылды. Узган гасырның искиткеч хатын-кызлары: Анна Ахматова,  Марина Цветаева, Юлия Друнина,Белла Ахмадулина шигырьләре яңгырады.

2 февраль көнне Илнәт авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясенә кушылды.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Этник илһам” проекты кысаларында чара узды. Проектның оештыручы ТР халыклары Яшьләр Ассамблеясенең  вакиллеге башлыгы Миләүшә Гизатуллина чыгыш ясады. Чара барышында дөрес туклану буенча мастер-класс , этник музыкага күнегүләр , файдалы кофе-брейк үткәрелде. Проект әниләр көне алдыннан тормышка ашырылды. Чарада төрле милләт әниләре катнашты, яхшы, дус атмосферада узды.

2 февраль көнне Тихоново авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм урта мәктәп укучыларын кычкырып укуга чакырды.

Иске Гришкин мәдәният йортында "Логика кая?" интеллектуаль күңел ачу чарасы уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International