ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылдылар, аны Свердловск өлкәсе Талица шәһәренең МКУ китапханә-мәгълүмат үзәге  оештырды.

Кокшан авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Әфганстанда хәрби бурычын үтәп кайткан якташлары хөрмәтенә тарихи дәрес үткәрделәр.

2 нче февральдə Тойма авылы китапханəсендə китапханəче һəм мəдəният хезмəткəре белəн берлектə «Көчле рухлылар. Разведчиклар һəм партизаннар турында укыйбыз» дигəн акция уздырдылар.

1-2 гнче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә 200 көн барган канлы бәрелешләрдән соң Сталингград шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан тулысынча азат итү көне уңаенннан “Гасырның онытылмас сугышы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар монда куелган китаплардан бу тарихи  вакыйга турында хикәяләр, сугышчыларның батырлыгы сурәтләнгән өзекләр белән таныша алдылар.

2 нче февраль көнне Сәйтәк авылы клубында Сәламәтлек көне узды. 

Сәйтәк авылы клубында  эшче һөнәрләр елы уңаеннан  «Мин һәм минем һөнәрем » дип исемләнгән  түгәрәк өстәл янында әңгәмә   узды.  

1 нче февраль көнне Песәй авылы мәдәният йортында "Студентлар белән очрашу" кичәсе уздырылды. 

2 февраль көнне Песәй мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенә кунакка «Чулпан» балалар бакчасы нәниләре һәм тәрбияче Хәсәнҗанова Гөлия апалары килделәр.

2 нче февральдә Тойма мәдәният йортында китапхәнәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Әкияткә кунакка» дип исемләнгән әкият иленә сәяхәт уздырдылар.

Монай мәдәният йортында Афганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгына багышланган "Әфганстан - мәңге төзәлмәс яра" танып белү сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International