12 декабрдә Бәзәкә авылы китапханәсендә “Россия Федерациясе Конституциясен өйрәнәбез”дип аталган мәгълүмати сәгать узды.
11 декабрь – шагыйрь М.Гыймазетдиновның туган көне уңаеннан Бәзәкә авылы китапханәсе авылдашларын “Минем күңел җырны сөя, моңны ярата” дип исемләнгән видеосалонга чакырды.
12 нче декабрь - РФ Конституциясе көнен Песәй мәктәбе укучылары да билгеләп үтте.
12 декабрьдә Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г., сәнгать житәкчесе Михайлова К. белән берлектә Россия Конституциясе көненә карата танып белү сәгате үткәрелде. Укучылар презентация аша Конституция тарихы белән таныштылар. Безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турындагы викторина сораулары балаларда бик зур кызыксыну уятты.
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәбендә укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирде.
11декабрь – шагыйрь М.Гыймазетдиновның туган көне. Шушы уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсе шагыйрьнең авылдашларын “Минем күңел җырны сөя, моңны ярата” дип исемләнгән видеосалонга чакырды.
7 декабрьдә Иске Гришкин авыл китапханәчесе Бармакова Г., сәнгать житәкчесе Михайлова К. шагыйрь, авылдашыбыз Иван Алексеевны әдәби кунакханәгә чакырдылар.
9 декабрьдә Тойма авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә физик яктан мөмкинлеге чикләнгән авылдашлары янында булдылар.
Бәзәкә авылы китапханәсендә инвалидлар декадасы уңаеннан “Укыгыз һәм сәламәт булыгыз” дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
7 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидлар ункәнлеге уңаеннан "Йөрәк җылыбызны бүләк итәбез " исемле кичә үткәрделәр.