ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

7 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидлар ункәнлеге уңаеннан "Йөрәк җылыбызны бүләк итәбез " исемле кичә үткәрделәр. 

1-10 нчы декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы уза. Шуның кысаларында без 7 нче декабрь көнне Песәй авылында ялгызы гомер итүче Шәйхеразиев Илһам Хәйдәр улының өендә булдык.


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 декабрь көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары белән “Бездә кышлаучы кошлар” дигән танып белү сәгате үткәрелде.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен декабрьнең беренче ункөнендә районда  Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Бүләк итәм йөрәк җылысын” исемле акция уздырылды.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

 2 нче декабрь көнне Сәйтәк авыл клубы  үзешчәннәре Бәзәкә авылы урта мәктәбенең 90 яшьлек юбилей кичәсендэ  катнашты.

1 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә ФАП, мәдәният йорты хезмәткәрләре  катнашында СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД-гасыр авыруы,аны кисәтеп була " дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрелде.

1нче декабрьдә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Өмет яры”нда Татар китапханәсе үткәргән “Йөрәк җылым сезгә...” кичәсе Марсель Гыймазетдинов иҗатына багышланды.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату максатыннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М белешмә сәгате уздырды.

1нче декабрь дә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре авылда яшәп гомер итүче​ физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларының өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белештеләр.

30 ноябрь көнне Сәйтәк авыл клубында “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә “Уйный-уйный үсәбез” исемле ял кичәсе булды. Бу кичә авыл клубы каршында эшләп килүче “Әни һәм бала” клубы программасы нигезендә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International