ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

16 декабрьдә Тойма авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Тойгуҗа авылында концерт куйдылар. Чарада төрле милләт биюләре, моңлы җырлар һәм кызыклы шигырләр башкарылды.


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

15 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре халыкара чәй көненә багышланган "Чәй тәме" дип аталган  чара үткәрделәр. Килгән кунаклар чәй күргәзмәсе һәм чәй янында кулланыла торган ризыклар пешерү рецептлары тупланган китаплар белән таныштылар.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Бәзәкә авылы китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәгенең чираттагы утырышы Чәй көненә багышланган иде.

Татар Тәкәше авылында татар халкының иң матур йолаларының берсе – каз өмәсен уздырдылар.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татар Тәкәше авылы клубында  “Конституция һәм без” дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрелде.

12 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы  мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре  Россия конституциясе көне уңаеннан "Ә син төп законны беләсеңме ?" дигән танып-белү сәгате үткәрде.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

12 декабрь көне Сәйтәк авыл клубында “Мин Рәсәйдә яшим” исемле тематик кичә булды.

12 декабрдә Бәзәкә авылы китапханәсендә “Россия Федерациясе Конституциясен өйрәнәбез”дип аталган мәгълүмати сәгать узды.

11 декабрь –  шагыйрь М.Гыймазетдиновның туган көне уңаеннан Бәзәкә авылы китапханәсе авылдашларын “Минем күңел җырны сөя, моңны ярата” дип исемләнгән видеосалонга чакырды.

12 нче декабрь - РФ  Конституциясе көнен Песәй мәктәбе укучылары да  билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International