Нарат күркәсеннән хайваннар.
Тойма мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә дини укулар оештырылып җибәрелде.
6 нчы октябрь көнне “Чулпан” балалар бакчасында Мәдәният хезмәткәре Кабиров Рафаэль һәм тәрбияче Хасанянова Гөлия лаеклы ялга киткән хемәткәрләр өчен “Әбием-дәү әнием” исемле кичә әзерләделәр
Укытучылар көне Татар Тәкәш авылында.
6 октябрь көнне Татар китапханәсендә “Исемең матур, кемнәр куйган” исемле ял кичәсе уздырылды.
Иске Гришкин авыл китапханәчесе өлкәннәр декадасы кысаларында хезмәт ветераны Буланова Гафия Ахмадишевна һәм Валентина белән Борис Бармаковлар гаиләләрендә очрашы пяшьлек чоры китапларын искә алдылар. Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштык. Гафия апа үзе дә шигырьләр яза. Иҗат җимешләрен туплап беренче «Гомер юлы» исемле шигырь китабын бастырып чыгару шатлыгын да уртаклашты.
5 нче октябрь көнне күркәм бәйрәмнәрнең берсе-укытучылар көне билгеләп үтелә.Бәйрәм уңаеннан китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәбе укытучылар коллективына үзенең котлауларын юллап ,истәлекле фотолардан ясалган презентация бүләк итте.Әлеге чара аларга күңел күтәренкелеге өстәде.
Камай мәдәният йортында клуб сезоны ачылуга багышланган ял концерты булды.
1 октябрь көнне Иске Гришкин мәдәният йортына өлкәннәр көненә карата шушы клубта эшләп, лаеклы елга чыккан Елизавета Андреева чақырылды.
2 октябрь көнне авылыбызның иң өлкән кешеләребезнең берсе Анна Малчанова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.