ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе фоесында   Фадеева О.А. җитәкчелегендә “Тормыш Агачы” дип аталган күргәзмә эшли башлады.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Бүген, 22 нче гыйнвар көнне, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Боднарь О.И. һәм Тронина И.И. җиденче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен музей дәресе үткәрделәр.

2016 нчы елның 21 нче гыйнвары көнне  Ижёвка авылы мәдәният йортында үткәрелгән “Качману кичәсе” дип аталган фольклор бәйрәмгә  авылдашлар һәм кунаклар җыелды.

Татар китапханәсе “Өмет яры” игелек үзәгендә “Милли киемнәребез” дигән кичә уздырды.

Татарларның рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирасы да бай. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

22 нче гыйнвар көнне Иске Гришкин авылы китапханәсе “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә үз ишекләрен ачты.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Кичә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтү идарә тармагының 2015 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә һәм 2016 елга бурычлар кую мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

 

21 гыйнварда Үзәк китапханә кунаклары – “Өмет яры”нда ял итүчеләр булды.

Хәерле көн! Ял көннәренә массакүләм шуу расписаниесе: шимбә 23.01.2016 13.00дән 16.45 кадәр, 18.00дән 21.00 кадәр (16.45дан 18.00 кадәр тәнәфес), якшәмбе 24.01.2016 18.00дән 21.00 кадәр.

Үзәк китапханә барлык теләүчеләрне 29 гыйнварда  17 сәгатьтә үтәчәк “Кышкы кәеф” исемле иҗади очрашуга чакыра. Керү бәясе – 50 сум.

 

Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә администрациянең кече залында бүген җир участокларын кулланылышка бирү буенча ведоствоара комиссия утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International