Видеоконференция режимында, Татарстан Республикасының Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында “2015 елдагы алкоголь продукциясенең һәм этил спиртының сыйфатын, әйләнелешен, чыгарылышын контрольдә тоту һәм кулланучыларның хокукларын яклау эшчәнлегенә нәтиҗә ; 2016 елга бурычлар” исемле киңәшмә булды.
Бүген 17.00 Тихоново авыл хуҗалыгында халык җыелышы була.
Кичә Химик спорт комплексында Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев “Ветераннар балы” кысасында үткәрелгән чарада ветераннарга скандинавия йөреше өчен кирәк булган таяклар бүләк итте.
Бүген администрациянең кече залында көндәлек планерка үтте. Анда спорт һәм мәдәният чараларын оештыру, кар чистарту, шәһәрара субботниклар булдыру, ЖКХ буенча мәсьәләләр күтәрелде. Район башлыгы Валерий Чершинцев критик хәлдәге подъездларны буяу тәкъдиме белән чыкты.
19 гыйнварда “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләрнең мәктәпкәчә булган төркеме өчен Балалар китапханәсендә “ Без зоопаркта бер генә сәгать йөрмәдек” дигән экскурсия булды.
19 гыйнварда Балалар китапханәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе консультанты Досманова Э.Р. белән берлектә 1нче гимназиянең 7нче сыйныф укучылары өчен “Шоколадлы ил” дигән информацион сәгать үтте.
Бүген администрациянең кече залында иртәнге планерка узды ,анда мәдәни һәм спорт чараларын оештыру мәсьәләләре каралды.
Бүген актлар залында көндәлек планерка узды ,анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Бүген Менделеев районының 1 нче номерлы мәктәбендә интерактив белем бирү
чарасы узды.Очрашу тарихи-мәдәнияткә, яшьләрдә хәтер һәм гражданлык-патриотик үзаң тәрбияләүгә багышланган.
Чара “Татарстанның 95 еллыгы - тарихи гасыр, шәхес һәм казанышларга этәргеч” дигән лозунг астында булды.Катнашучылар командаларда эшләделәр, вакыйгалар һәм казанышлар тәшкил иткән хронологик тасма төзеделәр.
19 гыйнварда Мунайка балалар бакчасында, "Тургай" китапханәчесе Ахмедова. Н. “Шырпы – балаларга уенчык түгел" дигән әңгәмә үткәрде. Сүз балаларның шырпыны саксыз куллануы турында барды. Бу темага кире кайту кирәкме? Шырпы – балалар кулында куркыныч уенчыкмы? Кирәкми диярсез. Әмма статистика мәгълүматларын киресен әйтә. Балалар уйнавы белән килеп чыккан янгыннар саны кимеми. Янгында балалар вафат була, матди кыйммәтләр юкка чыгарыла.