Бүгенге иртәнге планеркада урамнарны кардан чистарту, агчларны кисү, җир мәсәләләре каралды.”Яшьләр эшләре һәм спорт ”бүлеге башлыгы Рөстәм Зарипов узган семинар турында чыгыш ясады.Ул “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” темасына багышланган иде.
Хәерле көн! ”Айсберг “ боз сараенда егетләр һәм кызлар арасында Тарастан Республикасы беренчелегенә багышланган уеннар дәвам итә.14 нче гыйнварда 13 сәг. ”Айсберг”(Менделеев) һәм “Арслан”(Бөгелмә) кызлар командалары арасында уен була. Барлык җанатарларны уенга чакырабыз. Керү ирекле.
Сәламәтлек- кеше бәхетенең юлындагы беренче баскычы.Шуңа күрә Менделеев районы хакимияте хезмәткәрләре, район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә, үзләрен тонуста тотарга тырышалар.Футбол, волейбол, фитнес, фигуралы шуу белән шөгыльләнәләр, төрле спорт чараларында актив катнашалар.
9 нчы гыйнварда Монай авылы мәдәният йортында “Шау-шулы Яңа ел” дигән исем астында командалар ярышы булды. Бу чарада олылар да, кечеләр дә катнашты.Иң кечкенә катнашучыга нибары 2 яшь иде.
Бәйрәм танышу конкурсы белән башланып китте.Һәр команда үзенең исемен, девизын, эмблемасын яклады.
Бүген Менделеев шәһәре хакимиятенең кече залында граңданнарны кабул иту көне булды. Бу очрашуда төрле оешма җитәкчеләре дә катнаштылар.Бу юлы шәһәрдәшләр түбәндәге проблемаларны күтәрделәр
4-10 нчы гыйнварда “Костер” балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары активларының “Галстук иле “ профиль сменасы узды.
9 нчы гыйнвар көнне Татар Чаллысы авылы мәдәният йортында сәламәтлек көне үткәрелде.Барлык теләүчеләр өстәл теннисы һәм бадминтон уйнадылар.
7 нче гыйнварда Тихонова авылында Раштуа чыршы бәйрәмен Виктор атакай ачып җибәрде. Бәйрәм кунакларын шулай ук Кыш бабай , Кар кызы, Яңа ел символы- Маймыл кайнар котладылар.Барлык балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән- бәйлән уйнадылар, викторина һәм төрле конкурсларда катнашып, тәмле призлар яуладылар.
Бүген администрациянең кече залында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Бу киңәшмәдә социаль куркыныч хәлдә яшәүче гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
7нче гыйнварда Монай мәдәният йортында “Раштуада дуслар белән”дигән дискотека узды. Катнашучылар яшьләр иде. Чара барышында конкурслар, раштуа тематикасына уеннар уйналды.Мәдәният хезмәткәрләре кунакларны раштуа йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Чарада “Йөзек салыш”, “Алдан әйтү”, “Теләкләр” уеннары уйналды.