ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

11 нче гыйнварда Менделеев муниципаль  районының “Өмет яры” үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен, соөиаль –тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре иң әдәпле көннәрнең берсе- Халыкара рәхмәт көнен үткәрделәр.

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев  эш визиты белән Менделеев шәһәренең 7 нче мәктәп һәм Форпост биналарында булды. Хезмәткәрләр белән берлектә 7 нче мәктәпнең цоколь катында “Патриот “ клубы оештырырга, тир, кул көрәше, уку сыйныфлары, башка сүзләр белән әйткәндә, егетләр өчен уңайлы шартлар тудырырга карар кабул ителде. Валерий Сергеевич “Форпост” бинасындагы  буш бүлмәләрне ДНД, шулай ук Карповец ТОСы өчен кулланырга кушты.

9 нчы гыйнвар көнне “Химик” спорт – сәламәтләндерү комплексында “Батыр” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә волейбол буенча “Раштуа очрашулары” булды. Ярышны “Батыр” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры С.И.Лисютин ачты. Очрашуда 7 команда катнашты: Яңабирде авылыннан кызлар командасы, Бәзәкә авылыннан малайлар командасы, шәһәребезнең 1 нче һәм 3 нче мәктәпләреннән кызлар һәм малайлар командалары, 1 нче гимназиянең малайлар командасы катнашты.

8 гыйнвар көнне Менделеев шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбендә“Батыр” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә өстәл теннисы буенча “Раштуа очрашулары” узды.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 7-9 гыйнварда“Химик” спорт – сәламәтләндерү комплексында бокс буенча VIIIБөтенроссия турниры узды.

10 нчы гыйнвар көнне “Химик” спорт – сәламәтләндерү комплексында “Батыр” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә минифутбол буенча “Раштуа очрашулары” булды. Ярышны “Батыр” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры С.И.Лисютин ачты. Очрашуда 3 команда катнашты. Ярышларның максаты – яшүсмерләр разряды бирү, номинацияләр буенча иң яхшыларны ачыклау. Мондый ярышларның үзенчәлеге – балалардабердәм коллективта бер – берсе өчен җаваплылык тоеп, үзара ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. Ярыш атмосферасы һәр уенда сизелде. Уеннарның ахырында җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнде.

Тихоново мәдәният йорты тарафыннан оештырылган Яңа ел чарасында күңелле җырлар яңгырады һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Авылдашларын җирле үзидарә рәисе А.М. Карманова котлады,үзешчәннәр тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы үтте.Кыш бабай белән Кар кызының һәм яңа ел символы Маймыл чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.

Халыклар дуслыгы йорты яклавы астында 9 нчы гыйнвар көнне “Татарстан җөмһүрияте марийларның милли мәдәният автономиясе”нең Менделеев бүлеге башлангычы белән Гассар исемендәге мәдәният йортында Марий Кас дип исемләнгән ял итү кичәсе үтте. Анда Марий Эл җөмһүриятенеңатказанган мәдәният хезмәткәре В.А.Николаев, җөмһүриятебезнең эстрада җырлары бәйгеләре лауреаты А.П.Волкова һәм М.А.Иванов катнаштылар. Бәйрәмгә Менделеев, Алабуга районнары авылларыннан, Яр Чаллы һәм Моңга шәһәрләреннән кунаклар килгән иде.

8 нче гыйнвар көнне мәктәптән тыш эшләр үзәгенең актлар залында “Әгәр дә кыш булмаса” дигән уен – бәйге үтте. Аны өстәмә белем бирү педагоглары Кашипова Л. Р. Һәм Әхмәтҗанова Г.Х. оештырдылар. Уен барышында балалар кыш турында һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча табышмаклар чиштеләр. Аннан соңуенда катнашучылар малайлар һәм кызлар командаларына бүленделәр. Алар белән чыршы тирәсендә кышкы уеннар оештырылды. Командалар туп белән, кәшәкә белән, гәҗиттән ясалган кар бөртекләре белән ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде, балалар грамоталар һәм татлы призлар алдылар.

Бүген кече залда район башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев көндәлек иртәнге планёрка үткәрде. Анда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең шимбә көнне видеоконференция режимында үткән утырышында күтәрелгән сораулар тикшерелде. Шулай ук тиешле хезмәтләрнең территорияләрне кардан чистарту, спорт чараларын оештыру, телевидение булдыру мәсьәләләре күтәрелде. В.С. Чершинөев “Иң матур чыршы”га тавыш бирү барганын искәртте һәм Менделеевск муниципаль районы сайтында һәркемнең тавыш бирә алуын әйтте. http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International