9 гыйнварда Гассар исемендәге мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йорты эгидасы астында “ТР Мари милли-мәдәни автономиясе” Менделеев бүлекчәсе инициативасы буенча Мари Кас ял кичәсе булды.
Менделеевски районы башлыгы Валерий ЧершинцевТат. Чаллы авылында балалар өчен мәйданчыкны ачты,балаларны һәм авыл халкын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады һәм тасманы кисте. Ачылу тантанасы Мәдәният йортында дәвам итте.
5 нче январьда СОК “Химик” сараенда “Быстрее, выше, сильнее» дип аталган Спартакиада үтте. Анда ПМК “Сатори” тәрбияләнүчеләре катнашты.
Бокс буенча 8 нче Бөтенроссия турниры башланды. Анда Менделеевск, Кукмара, Зеленодольск, Алабуга, Ижевск, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Минзәлә шәһәрләреннән 117 катнашучы килде.
Ярышны тантаналы төстә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцевачыпҗибәрде. Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Макаров К.Г., яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Зарипов Р.Р. һәм башка кунаклар катнашты.
5.01.16. ПВПК “Патриот” оешмасы пневматик винтовкалардан ату буенча ярыш оештырды, катнашучылар грамоталар алдылар.
5 нче январьда китапханәдә “Әкиятләр иленә сәяхәт” исемле чара булды. Андерсен әкиятләре буенча викторина, әкиятченең биографиясе белән танышу һәм “Девочка со спичками” әкиятен уку балаларда зур кызыксыну уятты.
3 нче январьда ДЮСШ “Батыр” территориясендә ПМК “Сатори”да тәрбияләнүчеләр чаңгы ярышларында катнаштылар.
2 нче январьда 16:00-18:00 сәгатьләрдә ЦВР педагоглары Мәдәният Сарае каршында балалар һәм ата-аналар өчен Яңа ел ял итү бәйрәме үткәрде. Кечкенәләр әниләре белән чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнделәр, чаңгы һәм чаналарда шуышып ярыштылар. Актив катнашучылар тәмле призлар алды.
2016 елның 8 нче январендә сәгать 10:00да «Дуслык йортында» «Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы” “Нардуган” дип аталган ял кичәсе оештыра.
4 нче январьдаМәктәптән тыш тәрбия бирү үзәге педагоглары Габдрахманова Л.М. , Микеева Э.М., Шайхаттарова Р.А. коррекцион мәктәп укучылары өчен мастер класслар күрсәттеләр.