6 январь төнендә чиркәүдә Раштуа бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Ул төнге сәгать 01:00 дә башланачак.
Администрациянең Кече залында Һәркөнне үтә торган планеркада түбәндәге сораулар тикшерелде:
Валерий Чершинцев шәһәребездә туган беренче бала анасы Надежда Исакованы котлады. Малайга Артур исемекуштылар. Ул 2016 елның 1 нче январендә дөньягааваз салды.
Менделеевск шәһәрендә Гассар исемендәге сәнгать сараенда мөселманнарның зур бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне билгеләп үтелде. Аны имам-мөхтасип Ирек хәзрәт алып барды һәм башлап җибәрде.
Менделеев районының пенсия фонды иминиятләштерү взнослары буенча бурычларны бетерү өстендә эшне дәвам итә. Эш мәҗбүри пенсия һәм сәламәтлекне иминиятләштерү буенча планлы күрсәткечләрне үтәү максатындабашкарыла. 2015нче елның 15нче декабрендә пенсия фондында КФХ ”Мөхәммәтгалиев И.Г.” хуҗалыгының баш бухгалтеры белән очрашу булды. Бу хуҗалыкның Россиянең пенсия һәм мәҗбүри сәламәтлекне иминиятләштерү фондына күләмле бурычы бар. Исәпкә алу бүлеге мөдире Хафизова С.Н. бу җыелган бурычны каплауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлегенә басым ясады.
15нче декабрь көнне Туган якны өйрәнү музеенда “Әкияттә кунакта” дигән чара уздырылды. Чарада катнашучылар – Менделеев шәһәренең сәламәтлекләре чикле балалар мәктәбе укучылары. Алар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп җырлар җырладылар, чыршы янында әйлән – бәйлән уйнадылар. Экскурсовод Тронина И.И. исә, кешеләрнең йөз ел элек ничек яңа ел каршылауларытурында сөйләде.
Кичә администрация бинасында социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәйрия фонды өчен яңа ел сувенирлары сатуны оештырды. Сатудан кергән акча инвалид балаларга бүләкләр алу өчен тотылачак.
Балалар сәнгать мәктәбенең икенче катында рәсем сәнгате бүлегенең 3нче сыйныф укучыларының эшләреннән күргәзмә оештырылды. Анда укучыларның иң яхшы сынлы сәнгать, дизайн, станокта ясалган композицияләрүрнәкләре урнаштырылган иде. Һәрбер яшь рәссам үзенең эшендә рәсем сәнгатендәге осталыгын күрсәтергә тырышкан. Күргәзмә декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Кама шәһәре “Шинник” спорт комплексында 10-13нче декабрь көннәрендә атаклы спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган Россиякүләм көрәш турниры уздырылды. Турнирда Россия Федерациясенең 14 регионыннан 240 спортчы катнашты, шулай ук Казахстан һәм Таҗикстаннан катнашучылар да бар иде. “Батыр”га йөрүче Волков Роман зур ышаныч белән барлык очрашуларда спорт мастеры кандидаты нормативын үтәп, вакытыннан алда беренче урынны яулады. Спортчы үзенең тренеры Хөснетдинов Р.Р. җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Кичә сәгать 12.00 дән 20.00гә кадәр РФ Президенты йөкләмәсе белән дәүләт хөкүмәте органнарында, җирле үзидарәләрдә Россиякүләм халыкны кабул итү көне уздырылды. Менделеев муниципаль районының җирле үзидарәорганнары кабул итүе Фомин урамы 7нче йорт бинасында уздырылды. Аны район башлыгы Валерий Чершинцев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов уздырды. Барлыгы район җитәкчеләренә 2 граждан мөрәҗәгать итте.