6 гыйнварда, тылсымлы Раштуа бәйрәме алдыннан, Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә педагог Н.Федорова җитәкчелегендә кәгазьдән очып йөрүче фәрештәләр ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс булды. Балалар үзәкнең “Раштуа фәрештәсе” мастер-классында катнашучы таныклыгына ия булдылар.
30 декабрьдә Монай авыл мәдәният йортында Яңа ел бәйрәм концерты булды. Авыл башлыгы А.Мессеев якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, изге теләкләрен юллады. Аннан соң йорт тирәләрен бизәү конкурсында җиңүчеләрне котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.
26 декабрьдә Монай авыл халкы өчен мәдәният йортында яңа ел кичәсе булды.
Кунаклар өчен төрле конкурслар, уеннар белән күңелле бәйрәм программасы әзерләнгән иде. “Чыршы һәм Кыш бабай” әкияте беркемне дә битараф калдырмады.
Соңыннан лотерея уйнатылды.
27 декабрьдә Монай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен “Кыш бабай белән Кар кызын – өйгә” дигән акция үткәрелде. Бу көнне Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы һәм Бичура, өйдән-өйгә йөреп, балаларның күңелен күтәрделәр, бәйрәм атмосферасы тудырдылар. Балалар шигырь сөйләделәр, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә крайны өйрәнү һәм экология бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 1-4 сыйныф укучылары арасында “Үзебезнең уен” дип аталган интеллектуаль викторина үткәрде. Уенда, 300 балл җыеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар җиңү яулады, ә укучылар 280 балл җыюга ирештеләр. Балалар 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә дипломнарга ия булдылар, яхшы кәеф белән таралыштылар.
2016 елның 2 февралендә 19.00 сәгатьтә Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Зәңгәр беретлар” (“Голубые береты”) ансамбленең концерты була. Билет бәясе 300-400 сум.
“Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексы муниципаль бюджет учреждениесендә “Батыр” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә Кобудо көнчыгыш бергә-бер сугышы буенча “Раштуа очрашуы” булды. Чарада тренер-укытучы С.Лисютинның спортчылары катнашты
Бүген Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР Менделеев керәшен җәмәгать оешмасының тантаналы очрашуы булды. Котлау сүзе белән социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров чыгыш ясады һәм катнашучыларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Чарада шулай ук “Кама таңнары” приюты директоры Павел Миронов.
Раштуа – христиан дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе.
7 гыйнвар көнне Менделеев исемендәге мәйданда Халыклар дуслыгы йорты Гассар исемендәге мәдәният сарае белән берлектә Раштуа бәйрәме концерты бүләк итте. Шәһәр халкын һәм кунакларны үзләренең җырлары, шигырьләре белән сөендерүчеләр арасында Римма Плитман, ветераннар хоры, Клара Галләмова, Николай Макаров, Любовь Косякова, “Эрвел” мари халык җыры ансамбле, “Күңелле әбиләр” ансамбле, Инна Килеева, Дмитрий Лахтин, “Рапсодия” вокаль ансамбле, Андрей Глущенко бар иде.
Раштуа – чиркәү бәйрәмнәренең иң мөһиме. Бу көнне күпчелек дин тотучылар гыйбадәт кылырга һәм бәйрәм чараларына бара.
Менделеев районының биш чиркәвендә бәйрәм гыйбадәтләре үтте. Хакимият башлыгы Валерий Чершинцев район халкын бәйрәм белән котлады.