Абалач авылы балалары «Минем яраткан әкиятем»Бөтенроссия акциясендә бик теләп катнаштылар.
Акциядә катнашуга әзерлек бер атна диярлек дәвам итте. "Теремок" әкияте - иң тату әкият! Геройлар өчен битлекләр үз куллары белән ясалган иде. Әкият уку Абалач китапханәсендә узды. Балалар үзләренең кечкенә генә, әмма бик җаваплы, рольләренә бик теләп кушылдылар.. Әкият бик матур килеп чыкты!
9 апрель көнне Монай авыл мәдәният йортында "Битум"интеллектуаль уены үткәрелде. Катнашучыларга белемнең төрле өлкәләреннән дүрт раунд сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде.
Космонавтика көне алдыннан Монай авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә пластилинография буенча «Космос киңлеге»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
Космос темасына ясалган эшләнмәләр балаларны космос, аның табышмаклары һәм серләре белән таныштырдылар.
Тихоново авыл китапханәсендә балалар өчен «Галәм киңлекләре»дип исемләнгән космонавтика сәгате үткәрелде.
Рамазан аеның беренче җомгасында Бәзәкә китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәге әгъзалары чираттагы чарага җыелдылар.
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Турай авыл китапханәсендә "Сәламәтлеккә юл" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 10 апрельдә, төнлә һәм иртән урыны белән күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булган томан саклана.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 9 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Үзәк китапханә 8 апрельдә шәһәр урамнарында "Китапханә кайда урнашкан?" сораштыру үткәрде.
Үзәк китапханәдә 8 апрель көнне Халыкара фашист концлагерьларын азат итү көненә багышланган "Чәнечкеле тимер чыбык артындагы тәмуг" дигән хәтер дәресе үткәрелде.