ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2026 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2026 елның  2 июне  18.00 сәгатьтән 3 июне 18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан (Казанда да);

- төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җилнең тизлеге 15 м / с ка кадәр).

Балаларны яклау көнендә махсус чаралар үткәрелде, якты тәэсирләр калдырды һәм яшь буын өчен горурлык хисе бүләк итте.

Балаларны яклау көненә багышланган чаралар берьюлы 2 мәйданчыкта узды.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән юл инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Юл һәм инфраструктура төзелешенә 72,4 млн сум юнәлдерелгән.

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Өченче яшь» XVI республика пенсионерлар Спартакиадасы узды.

Татар Тәкәше авылында яңа мәчет ачылды. Аны нибары 9 ай эчендә авыл халкының   көче һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә төзеделәр.

Менделеевск районының Илнәт авылында «Семык-2026» республика мари мәдәнияте бәйрәме узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан, Марий эл Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 3000гә якын кунак җыелды.


1
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Июнь аеннан Татарстанда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча  бүлегенең “Рәсем яса, Казан”  социаль проекты старт ала. Беренче дәрес 7 июньдә узачак. Җәйнең һәр якшәмбесендә барлык теләүчеләр өчен ачык һавада рәсем ясау буенча бушлай дәресләр оештырылачак.

Программа эшли  башлаганнан бирле Татарстанда 43166 гаилә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акчаны рәсмиләштергән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International