ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы тарихи дөреслекне бозуга бәйле хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы критик инфраструктура объектларының куркынычсызлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы Россия экспорт үзәге һәм экспортка ярдәм итү үзәкләренең эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон кабул итте.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина махсус хәрби операция сугышчыларына чираттагы гуманитар йөкне тапшырды.

2026 елның  4 марты 18.00 сәгатьтән 5 марты 10.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2026 елның 5 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

 Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча  пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук  дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга  хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия  Социаль фонды бүлеге  20 дән артык  төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар  арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек  чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.

   2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Менделеевскида масштаблы интеллектуаль ярыш — «Менделеев токымнары» Бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2026 елның  3 марты 18.00 сәгатьтән 4 марты 18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

2026 елның 4 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: 

- төнлә бозлавык;

- төнлә һәм көндез буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азракка начараю; 

- тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчле җил  

- юлларда көчле бозлавык (Казанда да) көтелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International