ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

Апрель аеннан Чаллы клиентлар хезмәте клиентларга бер сәгатькә иртәрәк һәм 2 сәгатькә соңрак хезмәт күрсәтә.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Глаголица" Х Халыкара бәйсез әдәби премиясе  конкурс эшләрен кабул итү турында игълан итә. 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге (17 яшьне кертеп) рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърият, шулай ук эсселар, сценарийлар, комикслар, пьесалар, фанфиклар язучы һ.б. чакырыла. Үзеңне шулай ук «Инглиз теленнән рус теленә сәнгатьле тәрҗемәләр» номинациясендә дә сынап карарга мөмкин. Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак премиянең рәсми сайтында «Положение»бүлегендә.белергә мөмкин https://www.glagolitsa-rt.ru/  

Май бәйрәме көннәренә өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә:

1 һәм 9 майда Ижау- Кез- Ижау һәм Яр Чаллы -Бөгелмә- Яр Чаллы; 8 һәм 9 майда Казан -Йошкар – Ола - Казан һәм Йошкар – Ола-  Яранск -Йошкар – Ола.

Апрель аеннан Чаллы клиентлар хезмәте клиентларга бер сәгатькә иртәрәк һәм 2 сәгатькә соңрак хезмәт күрсәтә.

Мәскәүдән «Новые имена» хәйрия фонды укытучылары Чаллы һәм Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасы сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрделәр. Шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләре базасында фортепиано, баян/аккордеон, домра, академик вокал һәм рәсем сәнгате кебек юнәлешләр буенча дәресләр оештырыла.

1 сорау. Әгәр дә бердәм пособие беренче балага гына билгеләнгән булса, икенче балага ана капиталыннан түләү туктатылырмы?

Җавап. Юк, ана (гаилә) капиталыннан икенче балага түләү туктатылмаячак.

Балачактан ук эшкә сәләтсез инвалидларның ата-аналары, алар карамагында булган балаларга 18 яшь тулганнан соң, иминият пенсиясе составында теркәлгән түләүне арттыру хокукына ия. Элек бу өстәмә түләүләр башкарылмаган, чөнки закон буенча пенсия инвалидның кереме дип саналган. Әлеге үзгәрешләрне федераль закон кертте*.

Гражданнар пенсиягә хокук барлыкка килгәннән соң теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала. Картлык буенча пенсия билгеләү турында гариза Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан гражданның пенсия яше җиткәнче, әмма тиешле яшькә җиткәнче бер айдан да иртәрәк кабул ителмәскә мөмкин.  Гаризаны пенсия билгеләнгән граждан үзе, аның вәкиле яки эш бирүче аша   бирергә мөмкин.

Россия Федерациясе Президентының «Хәрби имгәнү аркасында инвалидларның матди хәлен яхшырту чаралары турында» 2005 елның 01 августындагы 887 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе гражданнарына, хәрби имгәнү аркасында билгеләнгән тәртиптә инвалид дип танылганнарга, ай саен 1000 сум күләмендә өстәмә матди тәэмин итү   билгеләнә.

3 майда  Россия социаль фонды карталарга апрель өчен түбәндәге түләүләрне күчерә башлаячак:
- бердәм пособие,
- 8-17 яшькә кадәрге балалар өчен пособие,
- йөкле хатыннарга иртә срокларда исәпкә баскан өчен пособие,
- эшләмәүчеләргә 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие,
- 3 яшькә кадәрге беренче балага пособие (Путинныкы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International