ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

29 ноябрь көнне Татар Чаллысы китапханә белән берлектә "Яңа Ел кәефе" дигән мастер-класс үткәрделәр.

 

28 ноябрьдә Камайда балалар өчен "Могҗизалы химия" уен программасы үткәрелде.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) карары һәм 1988 елда кабул ителгән ООН Генераль Ассамблеясы карары нигезендә Бөтендөнья сатып алынган иммунодефицит синдромына (СПИД) каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Тихоново авылы китапханәсе күп еллар дәвамында шәһәрлеләрнең кызыклы ял итү мөмкинлеген булдыруны үз бурычы дип саный.

30 ноябрь көнне Татар Тәкәше авыл клубында әниләргә багышланган  концерт узды. 

1 нче декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбе укучылары өчен “Иртәгәне күрер өчен, бүген ничек яшәргә“ дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче Галимуллина Г. М. ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртте, СПИД авыруын  профилактикалау алымнары турында сөйләде, ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, сак булырга өндәүче брошюралар белән таныштырды.

Тойгуҗа авылы китапханәсе драматург, хикәяче, публицист Шәриф Хөсәеновның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Аның геройлары сәхнәдә яшиләр” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.

Тойгуҗа авылында Әниләр көне уңаеннан авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара " Әни барысын да булдыра!" конкурсын оештырды. 

27 ноябрь көнне Ижёвка авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан " Зарарлы гадәтләр-начар тормыш!" Күзаллауны формалаштыру максаты белән тәмәке тартуның, кешенең гомуми хәленә һәм тышкы кыяфәтенә начар йогынты ясый торган зарарлы гадәт буларак , балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләген уятуда "Начар гадәтләрнең нәтиҗәләре", "Уңышка юл -  начар гадәтләрдән башка"дигән видеороликлар күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International