ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Китапханә белән танышу - ул дулкынландыргыч, яңа, тылсымлы һәм кызыклы дөньяны ачу. Балалар китабы атналыгы кысаларында «Умка» зурлар төркеме балалары шәһәр балалар китапханәсендә булдылар.

Камай төп гомуми белем мәктәбендә Тынычлык дәресләре үтте. Бу дәресләрнең максаты булып укучыларда патриотик хисләр, үз туган илең өчен горурлану тойгылары,тынычлыкка омтылу теләге тәрбияләү тора.

Монаш  мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары чүпне аерып җыю өчен 200 литрлы ике тимер кисмәк утыртып куйдылар. Аның янына кулланудан чыккан батарейкалар өчен картон тартма урнаштырдылар.

28 нче  нче майда Удмурт Республикасы Алнаш районы Байтирәк авылы мәктәбе укучылары  Тойгуҗа авылы китапханәсенә кунакка килделәр.

Ямьле язның бер кичендә Камай авылы китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина  авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды. Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар бу тәкъдимгә бик шатланып риза булдылар.

Театр-ул искиткеч йорт, анда спектакльләр, әкиятләр күрсәтелә, анда бииләр һәм җырлый, шигырьләр сөйли.

Песәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй  Игелек атналыгы кысаларында  “Игелек корабле” дип аталган мәрхәмәтлелек акциясендә катнаштылар.Акциянең төп девизы-“Заман дулкынында бул –укы!”

Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия балалары-2019» ведомствоара оператив – профилактик операция кысаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен Абалач ФАП фельдшеры Велеева Р. М.белән очрашу оештырылды.

Турай авыл китапханәсенә Бөтен россия китапханәләр көне уңаеннан "Карлыгач» балалар бакчасы нәниләре килде. Китапханәче Байрамгалиева З. М. алар өчен "Могҗизалы ил китапханә» китапханәсе буенча экскурсия үткәрде.

"Миләшкәйдә” татар теле тәрбиячеләренең РМОсы булды. Анисимова М.М. “Шүрәле эзләре буйлап” дип исемләнгән, мәктәпкәкә әзерлек төркеме балалары белән КВЕСТ-уен күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International