Татарстан Республикасы Менделеевск районы Хәрби комиссариаты мобилизацион кеше резервында булу турында килешүләр төзү өчен запастагы гражданнарны сайлап ала.
2021 елның 14 августында Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
2021 елның 14 августында «Батыр» спорт мәктәбендә Физкультурачылар көненә һәм Шәһәр көненә багышланган бадминтон буенча турнир узды.
2021 елның 14 августында Физкультурачылар көненә һәм Шәһәр көненә багышланган, 2010-2011 нче елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир узды.
2021 елның 14 августында "Батыр" спорт мәктәбендә физкультурачылар Көненә багышланган хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда 8 команда (4 хатын-кыз һәм 4 ир-ат) катнашты.
Ата-аналарга балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртергә кирәк.
Өченче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча "Абалач" ҖЧҖ хуҗалыгында 2021 елгы урып-җыю эшләрен башкаруда шәхси өлеш керткәннәре өчен комбайнчылар Ирек Бәдриев, Сергей Косолапов һәм машина йөртүче Алексей Горюновны бүләкләделәр.
Өстәмә айлык матди тәэмин итү (ДЕМО) – гражданнарның аерым категорияләренә айлык түләү. Матди тәэминатка бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына хокуклы. Түләү күләме, ташламалы категориягә карап, 500 яки 1000 сум тәшкил итә.
Бүген «Сезнең контроль» дәүләт электрон системасы аша Россия Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләргә мөмкин. Ул РПФ, шулай ук башка дәүләт учреждениеләре һәм хакимият органнары эше турында фикерләр калдырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта бәяләүләрне тулаем оешмалар гына түгел, ә хезмәт күрсәтүче конкрет бүлекчәгә дә куярга мөмкин.
Бер ел элек Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатлар бирүгә проактив рәвештә кереште. Бу ел башыннан Менделеевск районында 88 яшь әнигә проактив режимда ана капиталы сертификаты тапшырылды.