ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

2 августта район башлыгы Валерий Чершинцев Совет аппараты һәм Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре белән берлектә Интернационалистлар бульварын карап чыктылар һәм аны реконструкцияләү буенча эшләр турында фикер алыштылар.

3 августта район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә Авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

Абалач авыл китапханәсендә әби-бабайларына кунакка килгән башка шәһәр һәм авыл балалары өчен «Синең моннда туган ягың» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Юрий Визбор иҗатына багышланган «Йөрәкләрне музыка белән тулыландырыйк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырдылар.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә җир мәсьәләләре буенча комиссия узды.

Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.

Бүгенге көннән Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләргә кереште.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сөт коктейле бик яхшы продукт булып санала, дип искәртә. Бер яктан, ул бик тәмле һәм калорийлы, икенче яктан, аның компонентларында организм өчен файдалы матдәләр бар.

Карбыз, кавын сатыла башлауга бәйле рәвештә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте берничә гади кагыйдәне үтәргә киңәш итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International