ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

"Балачактан инвалид балаларны караучы затларга айлык түләүләр турында" 2013 елның 26 февраленннән 175 номерлы РФ Президенты Указы нигезендә, айлык түләү Россия Федерациясендә яшәүче эшләмәүче (пенсия алмый торган), эшкә яраклы  18 яшькә кадәрге инвалид баланы яки I төркем балачактан инвалидны караучы гражданга билгеләнә.

Татарстан Республикасында 2022 елның 7 аенда, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, педикулез белән авыручылар саны 7,5% ка артты (2021 елның 7 аенда -324 очрак. 2022 елның 7 аенда -348 очрак.) 348 очрак теркәлгән, авырулар саны 100 мең кешегә 9,38 не тәшкил иткән.

Грипп   кискен  вируслы тын юлы инфекцияләре (ОРВИ) төркеменә керә. Авыру кискен башлану, кызышу (тән температурасы 38°C һәм аннан да югарырак), гомуми сулыш юлларының зарарлануы белән характерлана.

6 нчы сентябрь көнне, китап укучылар көне уңаеннан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында "Балаларга- китап" дигән матур чара оештырды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу фаҗигале дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган коточкыч вакыйгалар белән бәйле. 5 сентябрьдә Татар Чаллысы авыл китапханәсендә 1 нче сыйныф укучылары өчен «Без хәтерлибез» дигән тынычлык дәресе үткәрелде.

«Бердәм Россия»нең «Эшмәкәрлек» федераль проекты эгидасы астында «Яңа икътисадый чынбарлыкта эшмәкәрле» бөтенроссия форумы оештырылды. Форум барышында әйтелгән тәкъдимнәр партия рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин адресына җибәрелде.

Бердәмлек көне уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йортында террорчылыкка каршы көрәштә "Бергәләп террорга каршы" дигән танып-белү әңгәмәсе узды.

Кокос көне уңаеннан, Тойгуҗа авыл мәдәният йортында "Кокослар турында 40 кызыклы факт" дигән темага әңгәмә узды.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 1 июлендә Россия Пенсия фонды инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләүне актив режимда рәсмиләштерүгә 2 ел тулды. Димәк, әлеге категория гражданнарына түләүләрне билгеләү өчен РПФның клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Айлык компенсация түләү 1 группа инвалидларны, шулай ук дәвалану учреждениесе бәяләмәсенә мохтаҗ булган яки 80 яшькә җиткән өлкәннәрне караган эшкә сәләтсез кешеләргә билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International