ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда – көндез).

13 майдан 15 майга кадәр Рязань шәһәрендә тхэквондо буенча «Рязань Кремле кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды, анда 12-14 яшьлек кадетлар категориясендә бөтен Россиядән 1500дән артык спортчы рейтинг өчен көрәште. Әлеге рейтинг Россия беренчелегендә исәпкә алыначак.

2022 елның 18 маеннан 5 июненә кадәр балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында " Игътибар-балалар!» исемле профилактик чара старт алды

Геройлар сафына кер-Россиянең иң якты спорт тамашасына – Геройлар узышына теркәлү башланды. Проект тарихында беренче тапкыр старт Менделеевск шәһәрендә узачак.

 

16 мартта #БЕЗБЕРГӘ акциисе еллыгы уңаеннан #БЕЗБЕРГӘ Халыкара премиясенең яңа сезоны старт алды. Аны оештыручылар-Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм ДОБРО.РФ платформасы. Премия кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән иҗтимагый әһәмиятле проектларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Премиянең грант фонды 90 млн сум тәшкил итә.

14 май көнне Сәйтәк авылына «Яшел десант» килде ,анда Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре дә катнашты.

15 май көнне Сәйтәк авыл клубында гаилә көненә багышланган «Гаилә салават күпере» дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы булып узды.

Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чулпан"балалар бакчасында кунакта булдылар.

15 нче май- гаилә көне.  Песәй мәдәният йортында «Гаилә җылысы» дип исемләнгән бик матур кичә уздырылды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

15 майда бөтен дөньяда иң изге, иң җылы бәйрәм- гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы матур вакыйга кысаларында Песәй авыл китапханәсендә "Бөтен гаилә белән әдәби диңгез буйлап"дип исемләнгән әдәби-гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә балалар белән әниләр чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International