15 майда бөтен дөньяда иң изге, иң җылы бәйрәм- гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы матур вакыйга кысаларында Песәй авыл китапханәсендә "Бөтен гаилә белән әдәби диңгез буйлап"дип исемләнгән әдәби-гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә балалар белән әниләр чакырылган иде.
15 май көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйк»дип исемләнгән мәдәният сәгате узды.
14 май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан Тойма авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Минем гаиләм — минем байлыгым»дип исемләнгән чара узды.
15 нче май көнне Абалач мәдәният йорты мәйданында "Гаилә кулчатыры астында" дип исемләнгән уен программасы булып узды. Халыкара гаилә көне уңаеннан әти-әниләр балалар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергә күңел ачтылар.
1994 елдан башлап 15 майда ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә дә Енабердино Мәдәният йорты янындагы мәйданда "Минем яраткан гаиләм"дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды.
14 май көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Без нинди ңитезләр"дип исемләнгән күңелле эстафета үткәрделәр.
15 май көнне Халыкара гаилә көнендә Монай авыл мәдәният йортында үрелгән баудан дага ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
15 май-Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәмдә туганнар һәм якыннарың белән бергә буласы, бер-береңә җылы мәхәббәт сүзләре әйтәсе, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсе килә.
2022 елның 16 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
-төнлә һәм көндез көчле яңгыр;
-иртән һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр көчле җил, урыны белән боз.
Менделеевскида эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды.