ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Күп кенә авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында яз һәм хезмәт көненә багышланган чаралар узды.

Тойма, Тойгуҗа, Татар Тәкәше авылы мәдәният йортларында ифтар мәҗлесләре узды. Җыелучыларны сәламләп хәзрәт ураза аеның рухи чистарыну ае булуы, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге  тудыруын ассызыклады.

 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс

2021 елның 1 июленнән гаиләне яклау оешмалары Ассоциациясе Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган «Гаилә һәм балаларны яклау турында» гаилә-демографик проектын тормышка ашыруга кереште. Проект Россия төбәкләрендә гаилә ресурс үзәкләре челтәрен үстерү аша уңайлы гаилә мохитен формалаштыруга, профильле социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләренең компетенцияләрен арттыруга, аналитик эш алып баруга һәм балалы гаиләләргә оператив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

4 май көнне Абалач мәдәният йортында "Сугыш балалар күзлегеннән"дип исемләнгән рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм күргәзмә узды.

Җиңү көне алдыннан, 4 май көнне, Монай авыл мәдәният йортында Георгий тасмасыннан патриотик брошка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Кояшта тормыш юк, әмма ул кешеләргә, үсемлекләргә һәм хайваннарга – җирдә Һәр тереклеккә тормыш бүләк итә. 3 майда бөтен дөньяда Бөтендөнья Кояш көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры, Гайфетдинова Гөлнара "Болытлардагы кояш кул эшләнмәләре"дигән мастер-класс үткәрде.

Балалар сәнгать мәктәбендә Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында «Барысы да шул яз турында» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән хәрби-патриотик җыр район фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы узды.

Илнәт авыл мәдәният йортында "Шушпык"мари ансамбленең 20 еллык юбилеена багышланган концерт узды.

30 апрель көнне, "Дөрешкәй" театр коллективы Яр Чаллы шәһәренә "Балакай" (Илгиз Зәйниев) спектакле белән барды.15 нче урта мәктәп укучылары һәм укытучылары артистларны бик яхшы каршы алдылар.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Әһлиев Зәйнак Әһли улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International