4 май көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ял итүчеләре игътибарына яшь шагыйрә, композитор, үз җырларының авторы һәм башкаручысы Татьяна Снежинаның туган көненә багышланган «Иске муенса төймәләре кебек сүзләр чәчелде...» дип исемләнгән музыкаль - шигъри кичә тәкъдим иттеләр.
2022 елның 5 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Тихоново авыл китапханәсе каршында эшләп килүче «Завалинка» клубы әгъзалары «Китап хәтерендә – сугыш мизгелләре»дип исемләнгән чарада катнаштылар.
1 май көнне Яңа Кокшан авылында китапханә мөдире белән берлектә клубта «Язгы кәеф»дигән язгы концерт оештырдылар.
Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Иске, яхшы фильмнар»дип исемләнгән ял кичәсе узды. Кунаклар өчен «Малиновкада туй» фильмы күрсәтелде.
1 май көнне Тоймада Бөек Җиңүгә багышланган «Тынычлык күгәрчене» акциясе узды.
Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Күгәрчен - Җиңү хәбәрчесе»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
Песәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, "Җиңү кайтавазы" дигән китап күргәзмәсе эшләп килә.
4 май көнне Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Ижевка авыл мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт гражданнарның игътибарын сыйфатсыз азык куллануга бәйле авыруларны профилактикалау кирәклегенә юнәлтә.