ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

 Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4%ка индексацияләнгән. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән Росстатның 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турындагы мәгълүматларыннан чыгып расланды.

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында" 2022 елның 6 декабрендәге 406 номерлы Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» Федераль закон белән 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнүен хәбәр итә.

Чара керәшен мәдәнияте айлыгы кысаларында, шулай ук балаларны керәшеннәр мәдәниятенә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Монай авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Керәшеннәр - көчле, бердәм халык»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук, Менделеевск районында керәшен мәдәнияте айлыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан фольклор почмагы ясалган, анда керәшеннәрнең көнкүреш әйберләре җыелган һәм тәкъдим ителгән.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елда 8 сыйныфка укырга гражданнарны кабул итү үткәрелә. Россия Федерациясе тикшерү комитеты рәисенең 2020 елның 30 ноябрендәге 126 номерлы боерыгы нигезендә, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган  балага ай саен 10 250 сум күләмендә стипендия билгеләнгән. Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан гражданнарны җыюга аерым игътибар бирелә.

Роспотребнадзор косметиканы ничек дөрес сайларга, дип искәртә. Косметика һәм парфюмерияне сайлаганда, беренче чиратта, парфюмерия-косметика товарының яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәк. Сатучы, яраклылык вакыты чыкканчы билгеләнеше буенча кулланылсын өчен, аны сатып алучыга тапшырырга тиеш. Шуннан соң әлеге төркем товарлар өчен мәҗбүри мәгълүматларны өйрәнергә кирәк: косметика исеме, аның компонент составы, косметика гамәлдә булу характеры, куллану, куллану өчен ярамаган күрсәткечләр, саклау ысуллары һәм шартлары, күләме яки массасы, дәүләт теркәве турында белешмәләрне ачыкларга.

Бүген «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 номерлы Россия Федерациясе законына (алга таба – Закон) 30 ел тула.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 7 февраленнән 2022 елның 18 февраленә кадәр парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(85557) 7-53-33 номеры буенча шалтыратырга мөмкин

6 февральдә "Батыр " спорт мәктәбендә  Тхэквондо буенча 15-17 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International