ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

  «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең күләмен  һәм аның әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын алып бару һәм аның эшләве турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2466 номерлы карары нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында шәхси эшмәкәрләргә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына универсаль транспорт модуле бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында   үз эшчәнлеген башкара торган урыннарының барлык адресларын кертү, алга таба FSRAR_ID уникаль идентификаторын бирү мөмкинлеге бирә торган функционал эшләнде.

21 гыйнварда С. Гассар исемендәге мәдәният йортының өченче буын иҗат төркеме, районның ветераннар берләшмәсе активистлары, "Мәдәният һәм агарту"  факультеты тыңлаучылары Тихоново авылында  булдылар.

Бу хакта "Вконтакте" битендә ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева яза.

Үзәк китапханәдә рус рәссамы И.И. Шишкинның туган көненә багышланган “Табигать күренешен сүрәтләүче оста ” исемле танып-белү сәгате узды.

Без стресс заманында яшибез. Стресс тышкы һәм эчке конфликтлардан: арыганлык, мәнфәгатьләрне, комплексларны кысрыклаудан килеп чыга. Соңгы елларда моңа covid-19 да үз өлешен өстәде. Һәрдаим стресс хәлендә яшәү күңел төшенкелегенә –депрессиягә китереп җиткерә. Шушы авыруны кисәтү максатыннан Бәзәкә китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” аралашу түгәрәгенә йөрүчеләр белән “Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә” дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү үткәрелде.

22 гыйнварда «Батыр» спорт мәктәбендә 2011-2012, 2013-2014 нче елгы балалар арасында тхэквондо буенча Менделеевск шәһәре ачык фестивале узды.

2022 елның 24 гыйнвар кичендә, 25 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - төнлә һәм иртән).

Кышкы чор-чаңгы, чаналарда шуу өчен менә дигән вакыт. Әле генә яуган ак кар өстендә тәгәрәп, кар көртләрен казып, юллар салып балалар  ләззәт ала .Татар Тәкәше балалары ял көннәрендә өстәл теннисы уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, ә соңыннан авыл мичендә пешерелгән коймак белән тәмле чәй эчтеләр.

21 гыйнварда дөньяда халыкара кочаклашулар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне АКШта 1986 елда милли кочаклашулар көне буларак уйлап тапканнар. Бу  халәт җан җылысын алмашырга мөмкинлек бирә, шулай ук кеше саулыгына яхшы йогынты ясый: кочаклаулар иммунитетны яхшырта, окситоцин дәрәҗәсен арттыра.

Кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт. Кышкы уеннар елның салкын вакытын күңелле һәм онытылмаслык итә. 21 гыйнвар көнне Татар Чаллысы авылында күңелле чара узды. Аның максаты - кышкы спорт төрләре белән кызыксынуны үстерү, күнегүләр башкарганда физик сыйфатларны һәм хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү, җитезлекне арттыру, хәрәкәтләрне координацияләү, ә иң мөһиме организмны сәламәтләндерү

Фикердәшләрне, талантлы кешеләрне каршылау  күңелле вакыйга Тихоново китапханәсе Россия Пенсионерлар берлеге активистларын, кунакларны бик теләп кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International