21 гыйнвар, узган җомгада, администрациядә район җитәкчесе Радмир Беляе рәислегендә "Бердәм Россия" партиясе җирле сәяси советының беренче утырышы узды. Утырышта депутатлар төркемнәренең һәм депутат фракциясе советының барлык җитәкчеләре катнашты.
Статистика анализы шуны күрсәтә: балалар юл-транспорт травматизмының һәр очрагында диярлек өлкәннәр гаепле: кемдер баланың бер үзен генә урамга уйнарга чыгарган яки юл буенда уйнаган балалар яныннан битараф кына узып киткән, кемдер светофорның кызыл төсенә ашыгып юлны аркылы чыгучы җәяүле яшүсмерне туктатмаган, кемдер автомобиль белән идарә иткәндә, җәяүлеләр юлыннан чыгып барган баланы «күрмәгән» икән...
Илнәт авыл китапханәсе Можга шәһәренең "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе инициативасы белән оештырылган «Удмуртиянең халык шагыйре Анатолий Леонтьев - балаларга» исемле IV төбәк ара акциясендә катнашты.
23 гыйнвар көнне Тойма авылы мәдәният йортында студентлар көненә багышланган "Минем гүзәл Татьянам" дип исемләнгән ял кичәсе булып узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 28 июнендәге 1037 номерлы карары нигезендә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны кертеп, ялгызы гына тәрбияләүче ата-аналар, шулай ук Россия Федерациясе гражданлыгы булган һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатыннар ай саен түләнә торган пособиеләргә гариза бирергә хокуклы. Пособиене РФ Пенсия фонды түли.
2022 елда яңа гына эшли башлаган яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге, кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиеләр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиеләр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә гражданнарның сервис үзәкләре, көнкүреш һәм компьютер техникасын төзәтүче оешмалар тарафыннан аларның хокукларын бозуны күрсәткән мөрәҗәгатьләре килә. Кагыйдә буларак, кайбер төзәтү остаханәләрендә һәм сервис үзәкләрендә кулланучыларга, бушлай диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен билгеләргә вәгъдә итәләр. Килешү, товарны кабул итү турында документлар төзелми. Еш кына берничә көннән остаханә яки сервис үзәге хезмәткәрләре товарның төзекләндерелүе һәм аны алырга мөмкин булуын телефон аша хәбәр итәләр. Шул ук вакытта яңа товар бәясенең 80% кадәр булган бәяне дә атыйлар.
Күп кенә сәүдә мәйданчыклары үткәрә торган «киберпонедельник» сату акцияләренә бәйле рәвештә, кулланучылар игътибарын интернет аша товарлар сатуның төп үзенчәлекләренә юнәлтә.