Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат буенча алдынгы халыкара оешмалар инициативасы белән үткәрелә. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы-Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (European Organization for Quality, EOQ). беренче тапкыр бәйрәм 1989 елдан билгеләп үтелә. Быел бөтендөнья сыйфат көне 11 ноябрьдә билгеләп үтелә.
2021 елда рус әдәбиятының бөек классигы Федор Михайлович Достоевский тууына 200 ел тула. Ф.М. Достоевский иҗаты рус әдәбиятын гына түгел, дөнья әдәбиятын үстерүгә дә зур йогынты ясады. Ел дәвамында Камай китапханәсе язучыга багышланган төрле чаралар үткәрде . Бу юлы Камай мәктәбе укучылары Ф.М. Достоевский музей –йортына виртуаль экскурсия ясадылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча ЮХИДИ бүлегенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Сафин А.Р. һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Менделеев районы бүлеге башлыгы Халикулова М. И. Менделеев районында «Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 10 нчы төзәтү колониясе» хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар. Очрашуның максаты-машина йөртүчеләргә юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, юл-транспорт һәлакәтләре, автомобиль һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында искәртү иде.
10 ноябрь көнне Турай мәдәният йортында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Убырлы карчыкның юл маҗаралары» дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды.
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында 11 ноябрь көнне Камай авыл мәдәният йортында мәгълүмат сәгате узды.
Менделеев районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Менделеев районының белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы мәсьәләгә зур игътибар бирелә.
Re ' ACTOR Арт-резиденциясе яшь фотографлар өчен «Surat»республика конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. Фотоконкурс Тимур Һадиевның «Югалган элемтәләр» күргәзмәсе кысаларында Мәскәүдә узачак.
Барыгызны да онлайн-чарага чакырабыз.
Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары игелек дәресендә катнаштылар.