XXI гасыр шәһәре - уңайлы һәм матур шәһәр мохите, анда халыкка һәм кунакларга эшләү һәм ял итү уңайлы. Шуңа бәйле рәвештә дизайн-код, ягъни шәһәр киңлеген төзү, рәсмиләштерү һәм үстерү законнары һәм кагыйдәләре аеруча актуальләшә бара.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев эшлекле очрашу барышында шәһәрнең мәдәният учреждениеләре белән танышты.
Кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды.
Иске Гришкин авылы китапханәсендә өлкән кешеләр айлыгы кысаларында, китап укучылар “Алтын чорның гүзәл мизгелләре” исемле күргәзмә белән таныштылар. Яшьлек елларында яратып укыган китапларын искә алдылар. Китапханәгә кайткан яңа китаплар, матур, бай эчтәлекле журналлар өлкәннәребезнең көзге кичләрен ямьле итәр.
5 октябрь көнне күркәм бәйрәмнәрнең берсе –укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә Камай авылы мәктәбе укытучылар коллективына үзләренең котлауларын юлладылар.
Алтын көзнең үз матурлыгы, үз хозурлыгы. Нәкъ шундый көннәрнең берсендә, өлкәннәр көнен һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Бар гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган Асия апа Мазитова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре аны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.
Ремонт эшләре башкару сәбәпле, шәһәрнең кайбер йортларында җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүне туктату турында хәбәр итәбез.
Менделеевск районында төрле яшьтәге пенсионерлар өчен махсус түгәрәкләр эшли.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә, өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия " форматында узачак.
2021 елда ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде.