ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Бәйрәмдә Чаллы бүлегенә караган унлап шәһәр һәм районнардан 50гә якын каләм ияләре катнашты. Кунаклар Түбән Кама, Актаныш, Норлат, Мамадыш, Әгерҗе, Менделеевскидан килделәр.

12 октябрь көнне Бәзәкә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары укытучылары Моратова Р.Г. белән бергә китапханәгә килеп «Китаплар патшалыгы – зирәк дәүләт» дигән дәрес үткәрделәр.

9 октябрь бөтен ил буенча бөтенроссия уку көне буларак билгеләп үтелә. Бу китап укырга яратучы укучылар өчен дә, әлбәттә, китапханәчеләр өчен дә бәйрәм. Ижевка урта мәктәбендә «Мин китап аша дөньяны танып беләм» дип исемләнгән уку дәресе узды.

"Саулык" социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре шагыйрә Лариса Рубальская иҗатына багышланган "Минем күңелем көзгә көйләнгән" дигән музыкаль-шигъри программа уздырды.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасы сабыйлары Татар китапханәсе белән танышты.

10 октябрьдә үзәк китапханә 1нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Марина Ивановна Цветаеваның тормышына һәм иҗатына багышланган «Минем шигырьләрем үз юлын табачак..." дигән әдәби – музыкаль сәгать үткәрде.

Быел без шагыйрә Марина Ивановна Цветаеваның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар Чаллысы авыл китапханәсе аның иҗатына багышланган кичә оештырды.

Октябрь башында  хөрмәткә лаек һәм яраткан кешеләрне котлау күркәм гадәткә әверелде. Енабердино авыл китапханәсе, мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә җыр кичәсе үткәрде.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Акция Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта үткәрелә. Диктантның оештыручысы-милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык.

2022 елның 9 октябрендә Алабуга шәһәрендә шәхси Татарстан Кубогына сайлап алу этабы 3 этап узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International