ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Балалар китапханәсендә искиткеч балалар язучысы Б.Житковның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Борис Житков китаплары белән дуслашыгыз» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Тойма авылының яңа балалар уен мәйданчыгында  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры белән бергәләп танылган татар язучысы Абдулла Алишның туган көненә багышланган «Әкияттә кунакта»  дигән әкиятләр кичәсе үткәрделәр.

Үзәк китапханәдә «Янә тәрәзә артында алтын көз " II ачык микрофон узды.

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) айлык акчалата түләүләр алучы гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасын табигый формада яки акчалата эквивалентта сайлап алу мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.

Гражданнарга даруларга, медицина эшләнмәләренә социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шулай ук инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларыннан баш тарту нәтиҗәләрен аңлатабыз

Россия дәүләт Пенсия фондында тупланма пенсияне билгеләү өчен ике фактор кирәк: кешенең пенсия тупламалары һәм иминият пенсиясе билгеләү хокукы булырга тиеш. 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алуга хокук бирә торган пенсия яше элеккеге чикләрендә - хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир-атлар өчен 60 яшь кала. Бу пенсия тупланмаларын түләүнең барлык төрләренә кагыла, шул исәптән тупланма пенсияне, вакытлы һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләрне дә. Элеккеге кебек үк, пенсия тупланмалары минималь кирәкле пенсия коэффициентлары һәм стажы булганда билгеләнә: 2022 елда бу кимендә 23,4 пенсия коэффициенты һәм 13 ел стажы.

2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе  белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның, укудан тыш балаларга өстәмә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында»  "кайнар линия" үткәрә.

15 июльдә «Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул ителә башлады. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикерләүне формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиаконтент булдырачак. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген иртән Менделеевск районыннан беренче мобилизацияләнгән халык китте. Бу Ватаныбызның беренче чакыруы һәм Югары Башкомандующийның боерыгы буенча хәрби комиссариатка килгән 20 кеше.

Әйтик, агымдагы елда юлларны төзү һәм яңарту эшләре күп балалы гаиләләр өчен бистәдә, «Дружба 1-5» бакчачылыгында һәм Октябрь урамында башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International