2022 елның 16 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача җан кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдәге ата-аналарның берсенә бирелә.
Быел «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Шаян ТВ» балалар телевизион каналы «Татар сүзе» дигән нәфис сүз бәйгесе үткәрәчәк.
Китапханәче Надежда Ахмедова Монай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне балалар язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Надежда Августин кызы Надеждинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.
15 сентябрь көнне Татар Чаллысы авылы китапханәчесе Шишова Е.Б. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Бу яфрак кайсы агачтан" дигән мавыктыргыч танып белү чарасы үткәрде.
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр белән “Талантлы син, кеше туганым!” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Көз-елның иң матур вакыты. Сәйтәк авыл китапханәсендә елның әлеге искиткеч вакытына багышланган «Алтын тылсымчы көз»дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Гражданнарның шәхси кабинетында пенсия фонды сайтында "эшләп тапкан" пенсия хокуклары турында мәгълүматлар бар: эш бирүчеләр, эш вакытлары, эш бирүчеләр күчергән иминият взнослары, стаж һәм коэффициентлар суммалары. Бу мәгълүмат яшерен, аның белән эшләү гражданнарның шәхси мәгълүматларын яклау таләпләрен үтәү белән алып барыла. Аерым шәхси счетта чагылдырылган белешмәләр Россия Пенсия фондына эш бирүчеләр һәм гражданнар тарафыннан тапшырылган мәгълүмат нигезендә формалаштырылган.
Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) пенсияне дәүләти финанслашу программасында катнашучыларның барысын да искәртә, дәүләт икеләтә арттырсын өчен, 25 декабрьгә кадәр тупланма пенсиягә елына кимендә ике мең сум күләмендә түләү кертергә кирәк.
2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре кертелде. Кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырырга теләүчеләргә эш бирүче хезмәт эшчәнлеген бер үк вакытта кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә алып бара.