ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Чара Татарстан Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.

 Роспотребнадзор барыннан да авыррак агулануны сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм балалар кичерә, дип искә төшерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк әле. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларга теләсә нинди гөмбә ашатырга киңәш ителми. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, гөмбәләр белән агулану очраклары балалар арасында ешрак була бара. Гадәттә йөрергә чыкканда, олыларның игътибарсызлыгы һәм сабыйларның саксызлыгы аркасында, чи гөмбә бала организмына эләгә. Хәтердә тоту мөһим, гөмбәләр белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, саклану чараларын үтәү мөһим.

Роспотребнадзор ботулизм - үзәк нерв системасын зарарлаучы авыр авыру, һәм ярдәм артыннан вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә, үлем белән тәмамлануы турында искә төшерә. 2021 елда ботулизмнан 148 кеше зыян күргән, шуларның 22 очрагы үлем белән тәмамланган (14,9%). 2022 елның 1 яртыеллыгында ботулизмнан 65 кеше зыян күргән, шуларның 6 сы үлем белән тәмамланган (9,2%).

Республика программасы буенча Мәктәп урамында 120 метр озынлыктагы юлга вак таш җәелде.

Узган җәйдә Менделеевскида 3 километрга якын велосипед юлы барлыкка килде.

2022 елда пенсия алды яшендәге пенсионер статусы 1968 елгы хатын-кызлар һәм 1963 елгы ир-атлар ала.

Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) район халкына иминият пенсиясен алучы гражданнарның аны индексацияләрне исәпкә алмыйча алуларын искә төшерә. Пенсионерның хезмәт эшчәнлеге туктатылганнан соң, барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсия күләме айдан соңгы айның 1нче числосыннан исәпләнә, ә индексацияләнгән пенсияне түләү тулы күләмдә алдагы өч ай өчен өстәмә түләү белән өч айдан соң башлана.

​Россия Пенсия фонды хатын-кызларга пенсияне рәсмиләштергәндә балаларын карау вакытын автомат рәвештә исәпкә ала. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, бу вакыт әни булу стажына кертелә һәм аның пенсия коэффициентын арттыра.

Менделеевск районының "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ һәм автоинспекциясе  "АВТОСЕССИЯ - 2022" студентлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International