Сәйтәк авыл клубы Бәзәкә мәктәбе белән берлектә "Яшәү тамчысы" Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Монаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Террорчылык - җәмгыятькә куркыныч"дигән темага әңгәмә уздырдылар
3 сентябрь көнне ТР Менделеевск районы Сәйтәк авыл клубы, Песәй, Турай һәм Тойгуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Казан шәһәрендә оештырылган күргәзмә-фестивальдә катнаштылар.
2022 елның 3 сентябрендә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында бөтен Россия буенча «Яшәү тамчысы» акциясе уза.
4 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында «Яфраклардан кисеп ябыштыру» дигән мастер-класс узды.
Тулырак мәгълүматны сайтта карагыз.
2 сентябрь көнне Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 77 ел тула. Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Без хәтерлибез"дигән хәтер шәме узды.
2 нче сентябрь көнне Песәй авылы җирлегендә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Беляеев Радмир Ильдар улы урып-җыю чорында мул уныш җыеп алучы хөрмәтле игенчеләр белән очрашты. Кыр батырларын мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләде. Авыл үзешчәннәре матур концерт программасы белән чыгыш ясады. Зур хөрмәткә лаек булган уңган игенчеләргә юлланган матур теләкләр, дәртле җырлар аларны яңа уңышларга рухландырды.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә аерым дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә төшерә. Камай мәктәбендә шушы фаҗигале вакыйга уңаеннан “Фаҗига исеме - Беслан” дигән исем астында хәтер сәгате үткәрде, анда балалар әлеге куркыныч көннәрдәге вакыйгалар белән таныштылар.
Енабердино авыл мәдәният йортында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган куркынычсызлык һәм хәтер сәгате үткәрелде.