Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә күп балалы гаиләләр арасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру булды.
26 майдан 28 майга кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурсны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм «РИМЕРА»компанияләр төркеме оештыра.
2022 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2022 елның 21 мартыннан 12 маена кадәр «Ветеранга открытка» конкурсы үткәрелә.
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында актив рәвештә хәбәр итә башлады. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
Менделеевскида Җиңү көнен бәйрәм итү 2 көн дәвам итәчәк.
Камай авылы китапханәсендә «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проекты кысаларында өлкән яшьтәгеләр өчен, «Утлы еллар кичкән кызлар» исемле хәтер сәгате уздырылды.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә Мәскәү өчен көрәшнең 80 еллыгына багышланган «Утлы Мәскәү чикләрендә» дип исемләнгән танып–белү әңгәмәсе узды.
17 нче апрель көнне Иске Гришкин мәдәният йортында бәрмәнчек бәйрәме үткәрелде.
15 апрель көнне Монай мәдәният йортында элекке җырлардан төзелгән концерт булды.
Район җитәкчесенә ярдәм сорап отряд җитәкчесе Альбина Сәгыйрова мөрәҗәгать итте.