Абалач мәдәният йортында кошлар очып йөри. Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. Алар безне сөендереп кенә калмый, кешеләрне җырларга дәртләндереп, экология өчен дә бик мөһим.
2022 елның 7 апрелендә Менделеевск муниципаль районы хакимиятендә балигъ булмаган балаларның җәйге каникуллар вакытында һәм укудан буш вакытларында мәшгульлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең «2022 елда балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру турында» 2022 елның 31 гыйнварендагы 52 номерлы карары нигезендә, Менделеевск муниципаль районы территориясендә 2022 елда 14-18 яшьлек 185 балигъ булмаган гражданны эшкә урнаштыру планлаштырылган.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Камай мәктәбендә «Сәламәт буласың килсә»дигән уен программасы үткәрелде.
6 апрельдә Бәзәкә китапханәсендә мәктәпнең 2-4 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Тормыш ул- хәрәкәт” дип исемләнгән спорт уеннары программасы үткәрелде.
Татар Чаллысы авыл китапханәсе «Башак» балалар бакчасы балалары өчен «сәламәт яшәүчеләр илендә»дигән мавыктыргыч уен программасы үткәрде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә «Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт»дигән файдалы киңәшләр сәгате узды.
Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләрне кабул итте, алар Икенче бөтендөнья сугышы барышында СССР һәм фашист Германиясенең ролен халык алдында тәңгәлләштергән өчен җаваплылык билгели.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 8 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Ижевка авыл мәдәният йортында «Сәламәт булу бик шәп! " спорт флешмобы узды.
Бүген Радмир Беляев эш визиты белән «Альфа» территориаль иҗтимагый үзәгенең (ТОС) берничә ишегалларын карап чыкты. Аның белән бергә эшлекле сәфәрдә Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, ТОС рәисе һәм домкомнар катнашты.