1 март-Халыкара песиләр көненә багышланган Турай авыл китапханәсендә «Йомшагым минем" дигән экологик сәгать узды.
Бәзәкә китапханәсе быел Бөтендөнья кычкырып укулар көнен урта мәктәп белән берлектә 9 сыйныф укучылары катнашында үткәрде.
1 мартта песиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Хәсәнянова Г.М.) өчен авыл китапханәсе белән берлектә "Шаян песи" әдәби уены үткәрде.
Тихоново авылы китапханәчесе Н.С.Медведева ФАП фельдшеры белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары өчен «Ох, бу зыянлы гадәтләр»дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде.
1 апрельдә күп кенә буын кызлар һәм малайларның яраткан язучысы-Корней Иванович Чуковский тууына 140 ел тулган булыр иде. Татар Чаллысы авыл китапханәсе язучының юбилеен бәйрәм итүгә алдан ук әзерләнә башлады. 28 февраль көнне башлангыч мәктәп укучылары өчен «Корней бабай әкиятләре»дип исемләнгән уен – сәяхәт үткәрелде.
Илнәт авыл китапханәсе Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, Удмурт Республикасы Алнаш районы Байтирәк авылында Фин - угор дөньясы Байтирәк - 2022 мәдәни башкаласын ачу тантанасында «Дуслык дәресе» фольклор бәйрәмен үткәрделәр.
28 февраль көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова башлангыч сыйныф укучыларын “Татарстан халыклары әкиятләре” дигән әдәби сәяхәткә чакырды.
Язның беренче көнендә үзәк китапханәдә 3 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья мәчеләр көне уңаеннан "Усатый-полосатый, или кто сказал мяу" исемле конкурс-уен программасы узды.
1 нче март көнне Тойгуҗа авыл китапханәсендә язның беренче көнендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья песиләр көненә карата кычкырып укулар үткәрелде.
1 март көнне Ижевка авыл китапханәсендә «У войны не женское лицо» проекты кысаларында «Хатын-кызлар җилкәсенә төшкән авырлыклар»дип исемләнгән очрашу-хатирә булып узды.