ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елга ТР Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районының КФҮләрендә халыкка консультация бирү графигы: ТР, Менделеевск муниципаль районы, Менделеевск шәһәре, Фомин урамы,19 йорт (айның һәр икенче һәм дүртенче сишәмбесе-10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр)


1
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның ​1 март кичендә,  2 март төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү белән бәйле. Әлбәттә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре машина йөртүчеләр гаебе белән генә түгел, еш кына җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аркасында да килеп чыга. 2021 ел нәтиҗәләре буенча машина йөртүчеләр гаебе белән 16 юл-транспорт һәлакәте булган

Ел саен, 2002 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, 1 мартта Бөтендөнья иммунитет көне билгеләп үтелә.

Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә

2022 елның 1 мартыннан өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре буенча аз катлы торак комплекслары чикләрендә шәхси торак йортларны дәүләт теркәвенә алу тәртибен билгели торган Федераль законның төп нигезләмәләре үз көченә керде. Шулай итеп, проектлы финанслау механизмын куллану мөмкинлеге шәхси торак йортлар (ИЖС) төзелешенә дә кагыла.

Бүген Менделеевскида балалар поликлиникасы ачылды. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Бүген ул эш визиты белән Менделеевск муниципаль районында булды.

Яңартылган шартларда яңа белемнәргә  - Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеев исемендәге беренче муниципаль олимпиадада булды. Стартны район башлыгы Радмир Беляев белән бергә күзәттеләр. Олимпиада химиклар шәһәре Менделеевскида  узды.

2022 елның 1 март кичендә,  2 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International