ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

5 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йортында Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган «Туган табигать» дип исемләнгән табигать турында экологик сәгать үткәрелде.

Монай авыл җирлегендә 18 июнь көнне узачак Авыл көненә бүләкләр җыю булып узды.

4 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Тойма авылында матур борынгы йола үткәрделәр: бәйрәм алды бүләкләр җыю –«яулык җыю» («әйберләр җыю» яки «яулык җыю»).

4 июнь көнне Бәзәкә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән берлектә туган авылыбызның матур һәм киң урамнары буйлап гармун астында җыр-биюләр белән күңелле   итеп үттеләр.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Балаларны яклау көнендә Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен уен программасы үткәрделәр. Һәм, әлбәттә, бу чара безнең клоуннардан-Клепа һәм Ирискалардан башка узмады.

Ижевка авыл мәдәният йортында "Балачак илендә"дип исемләнгән бәйрәм бик күңелле үтте.

1 июнь көнне Сәйтәк авыл клубында «Балачак бәйрәме»дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды.

31 майда "Дөрешкәй" театр коллективы Тойгуҗада өченче тапкыр "Балакаем" спектаклен күрсәтте. Анда Казан шәһәреннән, Песәй, Куразово, Татар Әхтиялы, Турай авылларыннан һәм, әлбәттә инде, Менделеевск шәһәреннән тамашачылар килде

Балаларны яклау көне уңаеннан Тойгуҗа мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Эшләпә кигән балалар" исемле уен программасы һәм чәй табыны уздырды.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Балачак шау-гөр килеп көлсен!» дигән кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International