ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

5 март көнне Енабердино  авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре песиләр көненә багышланган фотокүргәзмә оештырдылар.

5 март көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Сак бул, котыру чире!» дигән танып-белү сәгате узды.

«Мәдәни яллар» Бөтенроссия акциясе,  «Сезгә, сөйгәннәребез» акциясе кысаларында «8 Март» көне уңаеннан, Татар.Текәше авыл мәдәният йортында (мөдире Мусина А.З.) әниләргә һәм әбиләргә бүләкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 март көнне  "Әнигә бүләк ясыйбыз" дигән  девиз астында Турай авыл мәдәният йортында төсле кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

27 февраль көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә цифрлаштыру елы кысаларында "Электроника балалар күзлегеннән" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

26 февраль көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә туган авылларына җиңү белән кайткан ветераннар турында "Алар җиңү белән кайттылар" дип исемләнгән күптән көтелгән презентация булды.

27 февраль көнне Енабердино мәдәният йортында шашка буенча чираттагы ярышлар булып узды.

26 февраль көнне Енабердино мәдәният йортында яшьләр белән "Сак булыгыз!  Химик матдәле үләннәр рәвешендә сатуга чыгарыла торган тәмәке тарту катнашмасы (СПАЙС) үлемгә китерә" дигән профилактик әңгәмә үткәрелде


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татар Тәкәше авыл клубы директоры балалар белән бергәләп әтиләренә котлау открыткалары ясадылар Иҗат эшләре бик яхшы килеп чыкты, балалар үзләре дә бик канәгать калдылар.

23 февраль-ул көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Солдатлар"дигән конкурс программасы узды.Анда булачак Ватанны саклаучылар һәм армия сафларында хезмәт итүчеләр катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International