ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга

Балалар китапханәсе 1 мәктәпнең 5 нче "Б" ,7 "В"  (сыйныф җит. Власенкова Е.М, Кузнецова М.В.), 4 нче мәктәпнең 5 "А" сыйныфлары өчен  (тарих укытучысы Кузнецова Л.А.) 46 нчы гвардия төнге бомбардировка авиация полкына (фашистлар аны "төнге убырлар" дип атаганнар) багышланган "Кызлар вакытында кайтыгыз" дигән батырлык сәгате үткәрде. 

28 апрель көнне ул көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә " Без синең оныкларың, Җиңү!» исемле шигырь бәйгесе узды

28 апрель көнне Үзәк китапханәдә күренекле шагыйрь, язучы, педагог, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Латыйп улы Ясавеевны искә алу кичәсе үтте. Бу көнне уку залында Роберт Латыйповны белгән һәм яраткан кешеләр,якыннары һәм туганнары, аның белән бергә иҗат белән шөгыльләнергә һәм эшләргә насыйп булган, аның белән шәхсән таныш булмаган, әмма авторны әсәрләре геройлары язмышы аша белгән кешеләр җыелды.

Гадәттәгечә, апрель аенда балалар китапханәсенең иң яхшы укучыларын узган ел нәтиҗәләре буенча бүләкләү уза. Бу ел да искәрмә булмады. Гассар исемендәге Мәдәният йортының концертлар залында «Сказка на колёсах»”  театры җитәкчесе Ирина Александровна Марготнова һәм аның тәрбияләнүчеләре (Радмир Григорьев, Алмаз Гыйззәтуллин, Алиса Ануфриева, София Мөхәммаева, Артём Килеев, Ясминә Субаева, Алия һәм Алинә Рәхмәтуллина, Настя һәм Лиза Петрова, София Денисова) тарафыннан әзерләнгән “Кар патшабикәсе шаярулары” исемле театральләштерелгән тамашасы узды.

Балалар китапханәсе «Кама таңнары " приюты балалары өчен «Кешеләр ничек язарга өйрәнде, яки әлифба каян килде» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Казанның В.Г. Тимирясов исемендәге инновация университеты (ИЭУП) базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ТР Мәгариф үсеше институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, ТР Югары Ослан муниципаль районының “Мәгариф бүлеге” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе оештырган  “Неокитап” IV республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.

28 апрель көнне Ижевка авыл китапханәсендә Валентина Осееваның тууына 120 ел тулу уңаеннан «яхшылык бар кешегә дә кирәк, игелекләр күбрәк булсын» дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрелде.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

27 апрель көнне Үзәк китапханәдә Мәскәү өчен көрәш тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган «Утлы Мәскәү чикләрендә» дип исемләнгән тарих дәресе узды.

Иске Гришкино авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

26 апрель көнне Үзәк китапханә 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Экологик җир тирәли сәяхәт» дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International