ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

«Кулда китап» Халыкара акциясе кысаларында «Белочка» балалар бакчасында Тихоново авылы китапханәчесе В.Г. Сутеев иҗатына багышланган чара үткәрде.

Тойма авыл китапханәсе В.Ю. Драгунскийның әлеге китапның 60 еллыгына багышланган «Ул тере һәм якты» дип исемләнгән китабын кычкырып уку үткәрде.

Дәүләт флагы көне - ул яшь буынга бөек илдә яшәвебез турында сөйләү өчен иң яхшы сәбәп. Өч төстәге стяг Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. 21 августта Тат. Чаллы авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм клуб хезмәткәрләре үсеп килүче буын өчен «Данлы Флаг» дип исемләнгән тарих сәгате әзерләделәр.

22 августта тантаналы бәйрәм - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен «Куәтле дәүләт флагы астында» дип исемләнгән мәгълүмати-патриотик сәгать үткәрелде.

Россия Дәүләт флагы көне алдыннан Ижевка авылының «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Россия флагы горур җилферди» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Чараның төп максаты-балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләү.

Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән Рәсәй флагы көне уңаеннан танып белү сәгате үткәрелде.

21 август көнне Турай авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Россия флагы көненә багышланган «Дәүләтем флагы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.


20
август, 2021 ел
җомга

Тойгуҗа авылы китапханәсендә Станислав Тимофеевич Романовскийның тууына 90 ел тулу уңаеннан Алабуга районы үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы оештырган “Романовскийны укырга вакыт” дип аталган Регионара  челтәрле акция кысаларында С.Т. Романовскийның “Җырлый торган тау”дигән китабын кычкырып укулар үткәрелде.

Балалар китапханәсе «Супер Поколение» мәктәбе лагерында тәрбияләнүчеләр өчен «Россия державасы флагы» мәгълүмат сәгате үткәрде.

19 август көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Завалинка» клубы укучылары белән очрашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International