Урып-җыю һәм кышка әзерлек эшләре кызган мәлдә, Ижевка авыл китапханәсендә үткәрелгән «Банкада җәй» дигән тематик сәгать узды. Әлеге чарада «Хатын-кызлар территориясе» клубы әгъзалары катнашты.
Татар китапханәсендә “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән китапханә дәресе үткәрелде.
14 сентябрь көнне Песәй авыл китапханәсенә кунакка Песәй урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Фәттахова А.А. белән килде. Китапханәче алар өчен "Искиткеч ил - китапханә" дигән китапханә дәресе - экскурсия үткәрде.
Иске Гришкино авыл китапханәсендә балалар өчен "Безнең матбугат барлык мәнфәгатьләр өчен" дигән вакытлы матбугатка күзәтү узды.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә искиткеч шагыйрь, язучы-якташыбыз Е.Уткинның тууына 90 ел тулуга багышланган "Туган як җырлары" дигән шигъри сәгать узды.
Китапханәче Надежда Ахмедова Монай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне балалар язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Надежда Августин кызы Надеждинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.
15 сентябрь көнне Татар Чаллысы авылы китапханәчесе Шишова Е.Б. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Бу яфрак кайсы агачтан" дигән мавыктыргыч танып белү чарасы үткәрде.
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр белән “Талантлы син, кеше туганым!” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Көз-елның иң матур вакыты. Сәйтәк авыл китапханәсендә елның әлеге искиткеч вакытына багышланган «Алтын тылсымчы көз»дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Ел саен Ижевка авыл китапханәсе яңа китап укучыларны каршы ала һәм беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр үткәрә. 13 сентябрьдә китапханәгә Ижевка урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Юкина Т.А.) килде.